Тантаналы чарада республика Башлыгы да катнашты.
Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсенең 30 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты. Төбәк җитәкчесе медицина учреждениесе коллективын котлады һәм хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.
- Бүген без мөһим дата - Уфа ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең 30 еллыгын билгеләп үтәбез.
Бу елларда сезнең коллектив миллионлы башкала гына түгел, бөтен республика халкының сәламәтлеген ныгыту бурычын уңышлы хәл итте.
Бүген ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсе - республикада иң эре заманча күппрофильле дәвалау-диагностика комплексы. Авыруларның күбесе монда ашыгыч ярдәм ала. Бер тәүлек эчендә генә дә сезгә 300гә якын авыруны китерәләр, өлкән яшьтәгеләрне генә түгел, сабыйларны да. Ел дәвамында стационарда 15 меңгә якын хирургия операциясе үткәрелә.
Биредә төбәк кан тамырлары үзәге эшли, анда ел саен инсультлы 1,5 меңнән артык кеше ярдәм ала, 2 меңнән артыгы инфарктлар белән китерелә. Сезнең коллектив педиатрия хезмәте үсешенә зур өлеш кертә. Балалар хирурглары елына 1,5 меңнән артык операция үткәрә.
Аеруча шуны билгеләп үтәсем килә: дәваханә пандемиянең кискен фазасында авыручыларны дәвалау өчен республикада иң зур йогышлы чирләр дәваханәсенә әверелде. Биредәге 400 койкада, шул исәптән 30 балалар ятагында, 3 600дән артык кеше дәваланды, - диде ул.
Ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсе хезмәткәрләренә котлауны шулай ук Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко да җибәргән.