+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
2 июль 2021, 20:30

Автопоездлар юлга чыкты

Республиканың авыл халкына медицина ярдәменең үтемлелеген арттыру өчен һәм социаль әһәмиятле, хроник йогышлы булмаган авыруларның риск факторларын иртә ачыклау максатында 19 апрельдән 8 октябрьгә кадәр "Сәламәт республика – сәламәт регион" акциясе дәвам итә.

Алты автопоезд республика торак пунктларына Уфа, Дуван, Нефтекама, Октябрьский, Стәрлетамак һәм Белорет маршрутлары буенча юл тотты. Районнар арасындагы озынлыкка һәм автопоездның транспорт үтемлелеге үзенчәлекләренә карап, автопоездлар уртача 5-10 районны узачак.

Акциядә күчмә Сәламәтлек үзәкләре һәм ФАПлар, күчмә флюорографлар һәм маммографлар катнаша. Моннан тыш, бригадалар составына республика учреждениеләре белгечләре, күчмә диагностика комплекслары керде.

Табиб-белгечләр бригадалары составында терапевт, хирург, акушер-гинеколог, онколог, кардиолог, офтальмолог, уролог, невролог, стоматолог, эндокринолог һәм башкалар бар.

Республиканың барлык районнары да колачланачак. Акция барышында авыл халкы белгечләрдән консультация ала, медицина тикшеренүе уза һәм беренчел медицина ярдәме ала алачак.

Фото: Сәламәтлек саклау министрлыгы
Читайте нас: