+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
2 июль 2021, 05:30

“Аяктан егылганчы, прививкадан соң җиңелчә авыруың хәерлерәк...”

– Син вакцина ясаттыңмы әле?– Мин кыш көне үк эшләттем инде.– Безгә дә ясарга кушалар. Куркыта...– Нидән куркасыз? Бернәрсәсе юк. Авырып үлүдән курыкмыйсызмы?Автобуста эшкә киләм. Халык телендә – ковидтан прививка ясату. Кемдер вакциналану яклы, кемдер каршы. Берәүләр әллә нинди имеш-мимешләр сөйли...

– Син вакцина ясаттыңмы әле?
– Мин кыш көне үк эшләттем инде.
– Безгә дә ясарга кушалар. Куркыта...
– Нидән куркасыз? Бернәрсәсе юк. Авырып үлүдән курыкмыйсызмы?
Автобуста эшкә киләм. Халык телендә – ковидтан прививка ясату. Кемдер вакциналану яклы, кемдер каршы. Берәүләр әллә нинди имеш-мимешләр сөйли...
Эшкә килдем.
– Вакцинаны җиңел кичердеңме?
– Бернәрсә дә сизмәдем. Ясатмаган да кебек. Әмма хатынның әзрәк температурасы күтәрелеп алды.
– Мин табибка язылдым. Аннан соң ясатам...
Монысы хезмәттәшләр сөйләшә. Соңгы 25 елда редакциябездә иң матурлардан булып саналган ханым зур су шешәсе күтәреп кереп килә. “Табибка барган идем, күп су эчәргә кушты”, – ди.
Соңгы көннәрдә без табибка йөри башладык шул. Баксаң, беребезнең канында холестерин дәрәҗәсе югары, икенчебезнең каны куе, өченчебезнең кан басымы югары икән... Кемнеңдер кандагы гемоглобин дәрәҗәсе түбәнрәк, ә кемнеңдер, киресенчә, югарырак икәне дә ачыкланды... Менә бит, ковидтан прививканың тагын бер уңай ягы – сәламәтлегебезгә күбрәк игътибар бүлә башладык, тикшереләбез. Шөкер, беребездә дә вакциналанырга каршылыклар булырлык тайпылышлар ачыкланмады кебек.
Көннәр үтә, хезмәттәшләр бер-бер артлы вакциналана һәм редакция коридоры буйлап горур басып йөри. Минем язылган вакыт буенча табибка барыр көн килеп җитмәгән әле. Вакытны күбрәк мәгълүмат туплап үткәрергә тырышам. Интернет киңлекләрендә ни генә язмыйлар! Имеш, прививка ясаганда кешегә ниндидер ген кертәләр, я булмаса чип куялар, тагын әллә нәрсәләр. Фантастик кинолар бер читтә торсын! Табиблар, галимнәр имеш-мимешләрнең юк сүз икәнен, вакцинаның нәтиҗәле һәм кирәкле булуын исбат итеп язган төпле мәкаләләр дә күп.
Кичтән 21 яшьлек кызым ковидтан прививка ясатып кайтып керде. ГамКовидВак. Шул Спутник инде.
– Ничек? – димен.
– Әйбәт.
– Кыен түгелме?
– Юк.
– Үзең шул вакцинаны сайладыңмы?
– Башкасы юк шикелле. Монысын иң әйбәте дә, диләр бит.
Ә төнгә каршы бүлмәсеннән “Әни, бөтен җирем авырта...” дип килеп чыкты. Хәле юк, температурасы 37,5. Бу хәл икенче көнне дә дәвам итте. Бала кызганыч инде, мин таныш белгечләр белән киңәшләшәм. Баксаң, бу нормаль реакция икән. Организмда иммунитет формалаша. Өч көннән соң хәле яхшырырга тиеш ди. Чынлап та шулай булды.
Их, ковид!.. Каян гына килеп чыктың да, нинди генә кичерешләр бүләк итмәдең син безгә!? Башта безне коточкыч куркыттың, аннары өйләргә куып керттең, шуннан изоляциягә яптың, битлекләр киеп йөрергә мәҗбүр иттең... Буш Уфа урамнарыннан транспарантлар белән кисәтеп йөрүчеләр әле дә искә төшә... Акрынлап барыбыз да диярлек чирләп чыктык. Берәүләр җиңел үткәрде, икенчеләр дәваханәгә эләкте, кемдер бөтенләй сизмәде. Ә кемдер якты дөнья белән хушлашты... Күбебез ковид “бүләк”ләрен әле һаман тоя...
Апрель-майда без антитәнчекләрне тикшертер өчен анализлар тапшырырга йөгердек. Моннан соң да күпләр гаҗәпләнде. Чирләмәдем дип уйлап йөргән кеше антитәнчекләре дәрәҗәсенең зур икәнен белде, ә ныклап чирләгән кемдер аларның бөтенләй булмавын белеп шаккатты. Шунысы кызык, ПЦР нәтиҗәсе тискәре булганнарның барысының да ковид белән очрашкан булуы ачыкланды. Ә әллә күпме “ковидлы” белән якыннан аралашучы кешедә антитәнчекләр юк!
Беренче дулкынны үткәрдек, икенчесен... Инде менә өченчесе яңа штаммнар белән яный. Бу хакта уйланганда Айвазовскийның “Тугызынчы дулкын” картинасы искә килеп төште. Айкалган-чайкалган диңгез уртасында кешеләр куркынып үзләрен коточкыч зур дулкын каплаганын көтә... Диңгезчеләр сүзләренә караганда, давыл вакытында иң көчле һәм куркыныч дулкын – тугызынчысы икән. Аның астында калсаң, исән калу мөмкин түгел, ди...
Дөньябызга килгән коронавирус афәте дулкыннары бер-берсен алыштыра тора... Тугызынчысы килергә язмасын. Ә моның өчен вакциналанырга кирәк!
Ләйсән Якупова.
Читайте нас