Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 41 мең 665кә җитте. Соңгы тәүлектә бу исемлеккә янә 155 кеше өстәлде.
Әле республика дәваханәләрендә 464 кеше ковидтан дәвалана. Аларның 32е авыр хәлдә, өч кеше үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 1573 кеше амбулатор дәвалана. Бер тәүлектә 72 якташыбыз ковидны җиңгән.
Кызганычка каршы, коронавирус катлаулыкларын җиңә алмыйча дөньядан китүчеләр республикада көннән-көн арта. Соңгы тәүлектә тагын биш якташыбызның вафат булган. Шулай итеп, Башкортстанда ковид корбаннары 604кә җитте.
Пневмония очраклары да ачыкланып тора. Соңгы тәүлектә бу диагноз 122 кешегә куелган, 123 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 3 268 071 лаборатор тикшеренү үткәрелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 8 779.
Фото: pixabai.com