+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
2 июль 2021, 20:34

"Вакциналау темпын сакларга кирәк..."

1 июльдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров журналистлар һәм блогерлар белән очрашуда республикада коронавирус таралуга каршы көрәш чаралары һәм COVID-19дан вакциналау темплары турында сөйләде.

1 июльдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров журналистлар һәм блогерлар белән очрашуда республикада коронавирус таралуга каршы көрәш чаралары һәм COVID-19дан вакциналау темплары турында сөйләде.

- 1 июль иртәсенә без 572 534 кешене вакциналаштырдык. Бу - бик яхшы нәтиҗә. Прививка ясау кампаниясе темплары буенча без Русиядә икенче урында торабыз. Шуны аңларга кирәк, прививкаларны күбрәк ясаган саен, вакцинаның дозасын федераль оперштаб бүлеп бирә. Без инде 600 меңнән артык доза алдык. Бу атнада тагын 110 мең вакцина алачакбыз, - диде төбәк җитәкчесе. - Прививканы ясамаучылар өчен чикләүләр белән бәйле популяр булмаган чаралар күргәнче республикада көненә 7-8 мең кеше вакцина ясаткан. Бу очракта Башкортстан халкының 60 процентына прививка ясату бурычын без 2023 ел ахырына кадәр үтәр идек.

Бу карарлар ярдәмендә без җыйган вакциналау темпы, ә бу көненә 20 меңнән артык кеше дигән сүз, исәп-хисаплар буенча, 2021 елның октябрь башында план үтәлешенә ирешергә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә якындагы өч айда безгә бу динамиканы сакларга кирәк. Безнең республикада 186 вакциналау пункты эшли, шул исәптән мобиль пунктлар да. Прививканы ерак торак пунктларда алты маршрут буенча эшләүче сәламәтлек поездларында да ясатырга була. Предприятиеләр һәм оешмалар белән килешү нигезендә, безнең Сәламәтлек саклау министрлыгы аларга күчмә бригадалар җибәрә, алар урыннарда аларның хезмәткәрләрен вакциналый, - дип билгеләде Радий Хәбиров.

Республика Башлыгы ассызыклаганча, республикада санитар-эпидемиологик хәл әлегә мәҗбүри вакциналау кертүне күздә тотмый.
Аның сүзләренә караганда, прививканы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең 60 процентка якыны ясаткан.

Төбәк җитәкчесе шулай ук хезмәт күрсәтү, җәмәгать туклануы, сәламәт яшәү рәвеше өлкәсендә эшләүче кече бизнес вәкилләреннән чикләү буенча күп кенә мөрәҗәгатьләр алынуын әйтте.

– Без бу чикләүләрне бер атнага – 5 июльдән 12 июльгә күчерергә булдык. Бу бизнес хуҗаларының үз клиентларын кисәтергә һәм яңа шартларда эшләргә әзерләнергә өстәмә вакыты булсын өчен эшләнде, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Вакциналау турында ялган белешмәләр сатучыларга килгәндә, республика Башлыгы сүзләренчә, алар белән беренче чиратта хокук саклау органнары шөгыльләнергә тиеш.

Фото: Башкортстан Башлыгы
Читайте нас: