+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
5 июль 2021, 10:25

Вакцина кадату – отышлы

Коронавируска каршы прививка ясатканнарны акчалата дәртләндерәләр.

Коронавируска каршы прививка ясатканнарны акчалата дәртләндерәләр.

Билгеле булуынча, эш бирүчеләрнең бер өлеше хезмәткәрләрнең 60 проценттан да ким булмаган өлешенә мәҗбүри вакциналау оештырырга тиеш. Таләп җәмәгать туклануы, торак-коммуналь хуҗалык, такси, җәмәгать транспорты һәм башка тармакларга кагыла.
Русия Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында прививка ясатудан баш тарткан өчен эштән азат итү каралмаган, әмма прививкасыз хезмәткәрне вакытлыча эштән читләштерергә мөмкиннәр, дип белдергәннәр. Шул ук вакытта прививкалыларны дәртләндерү чаралары да киң кулланыла башлады. Мәсәлән, Мәскәүдә хезмәткәрләрнең 60 процентын вакциналау таләбен үтәгән беренче 100 предприятие, оешма һәм шәхси эшкуар үткән 12 айда түләнгән физик затлар кеременә салымның (НДФЛ) 100 проценты күләмендә грантлар алачак. Бу хакта үз сайтында Мәскәү мэры Сергей Собянин яза.
Моннан тыш, аның сүзләренә караганда, хәвефсезлек таләпләрен төгәл үтәгән җәмәгать туклануы предприятиеләре, өченче квартал нәтиҗәләре буенча, бу чорда коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә грантлар алачак. Компенсациянең максималь суммасы - 5 миллион сум. Мэриядә бүлеп бирелгән акчаларның бер өлешен предприятиеләр хезмәткәрләргә вакцина ясаткан өчен бүләк сыйфатында түләячәк дип фаразлана.
Мәскәүдә шулай ук прививка ясаткан өлкәннәр өчен бүләкләү программасы озайтылган. «Миллион приз» программасы буенча вакцина кадаткан гражданнар 1 мең сумлык бүләк картасы яки промокод алачак, аны кибет, даруханәләрдә һәм башка партнерлык нокталарында кулланырга мөмкин булачак.

Фото: Идрис Сәетгалиев.
Читайте нас: