+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
6 июль 2021, 15:10

Барлык көч инфекциягә киртә куюга юнәлтелгән

Башкортстанда коронавируска каршы киңкүләм вакциналау дәвам итә. Төбәк «Спутник V», «ЭпиВакКорона» һәм «КовиВак» вакциналарының 798 780 дозасын алган да инде.

Башкортстанда коронавируска каршы киңкүләм вакциналау дәвам итә. Төбәк «Спутник V», «ЭпиВакКорона» һәм «КовиВак» вакциналарының 798 780 дозасын алган да инде.
6 июльгә булган мәгълүматларга караганда, республиканың 640 956 кешесе беренче компонент белән прививка ясаткан, икенче компонентны 388 602 кеше алган. Бу хакта Башкортстан вице-премьеры, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез: коронавирустан прививканы 184 вакцинациналау пунктында (шул исәптән мобиль) регистратурага яисә «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша алдан язылып ясатырга була. Тагын 15 пунктны киләсе атнада ачарга планлаштыралар. Моннан тыш, алты маршрут буенча эшләүче сәламәтлек поездларында «Сәламәт республика – сәламәт төбәк» акциясе кысаларында вакцина ясатырга мөмкин.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белән сөйләшүләр узган, ул прививка ясау кампаниясенең югары темпларын саклап калганда республиканы вакцина белән тотрыклы тәэмин итәргә вәгъдә биргән.
Максим Забелин белдерүенчә, кичә Башкортстанга 85 мең доза вакцина килгән, бүген 24,5 мең доза килергә тиеш. Иртәгә төбәккә 85 мең доза «Спутник V», ә якындагы биш көндә 3 мең доза «КовиВак» озатылачак.
— Безне ишеткән һәм вакциналанган халыкка рәхмәт белдерәм. Шулай итеп, алар үзләрен, туганнарын, якыннарын һәм алар белән элемтәгә кергән кешеләрне коткара, – диде Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе сүзләренә караганда, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр шулай ук коронавируска каршы прививка ясату мәсьәләсенә җаваплы карый. Башкортстан Башлыгы Хакимиятендә - хезмәткәрләрнең 86, республика Хөкүмәтендә 65 проценттан артыгы вакциналанган.
Киңкүләм чаралар үткәрү турында сөйләгәндә Радий Хәбиров аларны соңрак вакытка күчерү турында карар оператив штаб утырышында кабул ителәчәген билгеләп үтте. «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) Чемпионатының Уфада 21-25 июльдә узарга тиешле финалы, федераль үзәк белән килешенеп, август ахырына күчерелгән.
Башкортстан кабул иткән VI Бөтендөнья фольклориадасына килгәндә, анда санитар-эпидемиология таләпләре катгый үтәлә. ПЦР-тест нәтиҗәләре буенча расланган коронавируслы катнашучыларны кичекмәстән изоляциялиләр һәм дәвалауга җибәрәләр. Әйтик, фестивальдә катнашудан ике коллектив – Үзбәкстаннан килгән артистлар төркеме һәм Мәскәүнең «Гжель» бию театры вәкилләре чараларда катнашудан читләштерелде инде. Covid-19 таралу куркынычы юк.
Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр иткәнчә, республикада йогышлы авырулар өчен 2715 урын әзерләнгән. Буш койкалар фонды 18 процент тәшкил итә.
Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе урынбасары, республиканың Ковидка каршы ситуацион үзәге координаторы Римма Үтәшева белдерүенчә, 28 июньнән 5 июльгә кадәр үзәк белгечләре халыкның 11 614 мөрәҗәгатен эшкәрткән. Ә үткән елның 16 ноябреннән башлап (347) 218-19-19 телефоны буенча "кайнар элемтә"гә 119 700 мөрәҗәгать кабул ителгән. Шалтыратуларның күбесе тест нәтиҗәләрен ачыклау, коронавирустан вакцина ясатуга язылу, өйдә амбулатор дәвалауны оештыру белән бәйле.
Фото: https://glavarb.ru/
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: