+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
6 июль 2021, 11:30

Фольклориадада катнашучыда ковид ачыкланган

Бүген Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итүенчә, Мәскәүнең «Гжель» коллективы, COVID-19 белән авыручы ачыклану сәбәпле, ил башкаласына озатылган.

Бүген Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итүенчә, Мәскәүнең «Гжель» коллективы, COVID-19 белән авыручы ачыклану сәбәпле, ил башкаласына озатылган.
Мәскәүнең «Гжель» коллективы вәкилләренең берсендә температура күтәрелгән. ПЦР-тест уңай нәтиҗә күрсәткән. Иҗат коллективы Уфада шушы көннәрдә үтүче Фольклориадта катнашырга тиеш иде. Бөтен төркем шунда ук изоляцияләнгән, артистларның хәлен табиблар күзәтү астына алган.
— Уңай ПЦР-тестлы пациентларны дәвалау һәм изоляцияләү буенча барлык кирәкле чаралар уздырылды. Калган коллектив шунда ук изоляцияләнде, — дип белдерде Башкортстанның вице-премьеры, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.
«Гжель»да катнашучыларның башка коллективлар һәм техперсонал белән элемтәләре булмаган. Авыру таралу куркынычы юк. Коллектив Мәскәүгә кайтып китте.
Фото: moscow-i-ya.livejournal.com
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: