+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
6 июль 2021, 18:30

Оперштаб утырышы үтте

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк территориясендә коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча оператив штаб утырышын үткәрде.

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк территориясендә коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча оператив штаб утырышын үткәрде.
– Федераль оперштаб, кызганычка каршы, илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән безнең республикада да, COVID-19дан үлүчеләр саны артуны терки, – диде Башкортстан вице-премьеры, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин. - Йогышлы авырулар койка фондын акрынлап тутырып бара. Кирәк булган саен, без өстәмә рәвештә яңа урыннар ачабыз. Тик узган елда авырулар санының иң кискен чагында безнең дәваханәләрдә 6 800гә якын урын булса, хәзер – 2 715.
– Кабатлап әйтәм, сәламәтлек саклауга минималь йөкләнеш белән пандемиядән чыгуның иң оптималь варианты — вакциналау. Бу шулай булды һәм шулай булып кала да, – диде Радий Хәбиров. - Ул бездә ирекле. Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр яхшы үрнәк күрсәтә: министрлык һәм ведомство хезмәткәрләренең 60тан 85процентына кадәр прививка ясатканнар инде.
Максим Забелин сүзләренә караганда, республикада вакциналау темплары югары һәм тәүлегенә 20-25 мең прививка ясала. Төбәк «Спутник V», «ЭпиВакКорона» һәм «КовиВак» вакцинасының 798 780 дозасын алган инде. Башкортстанга вакциналар китерү күләме артачак.
Оператив штаб утырышында ябык биналарда киңкүләм чараларны чикләргә, ә ачык һавада аларны бары тик санитар-эпидемиологик таләпләрне катгый үтәгәндә генә үткәрергә дигән карар кабул ителде.
Фото: https://glavarb.ru/
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: