+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
6 июль 2021, 12:10

“Сәламәтлек поезд”ларында булмый калмагыз!

25 автомобиль һәм 158 белгеч Башкортстанда «Сәламәтлек поездлары»нда алты муниципаль маршрут буенча эшли.

25 автомобиль һәм 158 белгеч Башкортстанда «Сәламәтлек поездлары»нда алты муниципаль маршрут буенча эшли.
Республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин сүзләренә караганда, акция башланганнан бирле (19 апрельдән) 35 меңнән артык кеше тикшерелгән.
«205 кешедә яман шешкә шик бар. Алар барысы да өстәмә тикшеренүгә җибәрелде. Шикәр чиренең 167 очрагы ачыкланды, 26 кешедә туберкулезга шик бар, ә "гипертония" диагнозы 800 пациентка куелды», — дип белдерде Максим Забелин.
Башкортстан Федераль медик-биология агентлыгы белән «Сәламәт республика — сәламәт төбәк» акциясе өчен республикага өстәмә «Сәламәтлек поезды» китерү турында да килешкән.
Фото: Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: