+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
6 июль 2021, 17:35

“Сәламәтлек поездлары” ничек эшли?

Башкортстанның 35 меңнән артык кешесе «Сәламәт республика – сәламәт төбәк» акциясе кысаларында медицина тикшеренүе үткән. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

Башкортстанның 35 меңнән артык кешесе «Сәламәт республика – сәламәт төбәк» акциясе кысаларында медицина тикшеренүе үткән. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
Быел өченче тапкыр үткәрелә торган акция 19 апрельдә старт алды һәм 8 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аның максаты — диагностика һәм медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген арттыру, йогышлы булмаган хроник авыруларны иртә ачыклау. Күбрәк кешене тикшерү һәм табибларга йөкләнешне тигез бүлү өчен мобиль медицина поездлары алты маршрут буенча эшли. Акциядә 25 машина, 158 медицина хезмәткәре, шул исәптән Уфаның «Ана һәм бала» клиник госпитале һәм БДМУ белгечләре катнаша.
Республика Кардиология үзәгенең кардиомодуле кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр саны югары булган районнарга бара. Акция башланганнан бирле белгечләр 1 741 кешене караган һәм 119 кешегә махсуслаштырылган, шул исәптән югары технологияле ярдәм күрсәткән.
Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең мобиль поликлиникасы шулай ук, барыннан да элек, үлем очраклары күп булган районнарга бара. Биредә акушер-гинеколог, УЗИ табибы, уролог, оториноларинголог, офтальмолог, невролог кабул итә. Табиблар 2 975 кешене тикшергән, шуларның 41е дәваханәгә озатылган.
Быел «Сәламәт республика – сәламәт төбәк» акциясенең үзенчәлеге – COVID-19дан прививка ясату мөмкинлеге. Сәламәтлек поездларында табиблар 5 135 кешене вакциналады. Аларның яртысыннан артыгы — 60 яшьтән өлкәнрәкләр.
Бу эштә «Бердәм Русия» партиясе дә ярдәм күрсәтә. Күчмә ФАПлар өчен волонтерлар 35 суыткыч тапшырды, алар тиешле температура шартларында вакцинаны саклау һәм транспортлау мөмкинлеге бирә.
Муниципалитетлар да сәламәтлек поездларының нәтиҗәле эшенә ярдәм итә: мобиль комплексларны электрга тоташтыралар, халыкны алып киләләр, аларны эчә торган су белән тәэмин итәләр, кояштан саклану өчен күләгәләргә эскәмияләр куялар.
Радий Хәбиров Русия Президенты Владимир Путинның коронавирус белән авырган пациентларга диспансерлау үткәрү турындагы йөкләмәсен үтәүнең мөһимлеген ассызыклады. Максим Забелин хәбәр иткәнчә, республика Сәламәтлек саклау министрлыгы бу эшкә керешкән инде. Белгечләр COVID-19 кичергән 170 кешене тикшергән.
Фото: https://glavarb.ru/
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: