+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
6 июль 2021, 12:10

Волонтерлар өлкәннәргә вакциналануга барырга булыша

Уфада «Бердәм Русия»нең колл-үзәгенә өлкән һәм мөмкинлекләре чикле гражданнар еш кына төрле ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.

Уфада «Бердәм Русия»нең колл-үзәгенә өлкән һәм мөмкинлекләре чикле гражданнар еш кына төрле ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.
Әйтик, шушы көннәрдә партиянең "кайнар линия"сенә Уфада яшәүче Гөлнур Шәфыйкова прививка ясатырга поликлиникага барып җитәр өчен ярдәм сорап шалтыраткан. Уфа кешесенең бу заявкасын волонтерларга оператив рәвештә тапшырганнар, алар анкеталар һәм документлар тутыруда ярдәм иткән, поликлиникага алып барган, вакциналанудан соң өенә озатканнар.
«Хәзер күпләр авырый, үз гомерем һәм гаиләм өчен борчылам. Өч оныгыма чир йоктырудан куркам, шуңа да вакцина ясатырга булдым. Хәзер улымны, киленемне, апаларымны прививка ясатырга үгетлим. Үзеңне сакларга, табибларга ышанырга кирәк, - ди Гөлнур Шәфыйкова. - Колл-үзәккә мөрәҗәгать иттем, чөнки җәмәгать транспортында вирус йоктырасы килми, мондый челләдә мөстәкыйль рәвештә барып җитү дә авыр".
Уфа шәһәренең 1нче шәһәр дәваханәсенең участок терапевты Рәфия Буранбаева билгеләп үткәнчә, әле авырулар санының артуы яллар чоры белән бәйле, кешеләр башка илләргә оча. Шулай ук, аның фикеренчә, санитар-эпидемиология режимы йомшарган.
«Авыр, тиз таралучы, еш кына үлемгә китерүче авыруны җиңеп чыгу өчен, һичшиксез, профилактика кирәк. Ул вакциналанудан гыйбарәт. Безнең поликлиникада көнгә уртача 200 кеше прививка ясата, шулай ук ике йөзгә якыны – безнең мобиль пунктта, 150-180 кеше предприятиеләрдә һәм кырыкка якыны өйдә. Кызганычка каршы, бу саннар да аз. Коллектив иммунитетка без вакциналанган халык саны 70-80 процентка җитсә генә ирешәчәкбез, - ди Рәфия Буранбаева. — Поликлиникабызда вакцина бар, өзлексез эшлибез, безнең ишекләр барлык теләүчеләр өчен дә ачык".
Партиянең колл-үзәге координаторы Гөлшат Мөхәммәтшина билгеләп үткәнчә, көн саен "кайнар линия"гә йөздән артык мөрәҗәгать килә, шуларның яртысыннан артыгы ковид, вакцина, ПЦР-тест турында. Барлык мөрәҗәгатьләр тиз эшкәртелә, гражданнарга медицина учреждениесенә барырга ярдәм кирәк булса, волонтерлар булыша.
Колл-үзәккә эш көннәрендә 9-18 сәгатьләрдә 8 800 201 89 03 номеры буенча бушлай шалтыратырга була.
Фото: “Бердәм Русия” төбәк бүлекчәсенең матбугат хезмәте
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: