+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
6 июль 2021, 16:15

Янә өч якташыбыз ковид корбаны булды...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 42 мең 352гә җитте. Соңгы тәүлектә бу исемлеккә янә 184 кеше өстәлде.

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 42 мең 352гә җитте. Соңгы тәүлектә бу исемлеккә янә 184 кеше өстәлде.
Авыручылар күрсәткече буенча Башкортстан Русиядә 82нче урында тора. Бу хакта республика Башлыгы үткәргән оператив киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте.
Пандемия башыннан 39 мең 453 якташыбыз ковидны җиңгән, аларның 225е үткән тәүлектә савыккан. Әле республика дәваханәләрендә 469 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 38е авыр хәлдә, өч кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган. Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 1822 кеше амбулатор дәвалана.
Кызганычка каршы, көн саен ковидтан үлем очраклары ачыкланып тора. Соңгы тәүлектә янә өч якташыбызның дөньядан китүе билгеле булды. Барлыгы вафат булучылар саны 623кә җитте.
Пневмония дә чигенми. Соңгы тәүлектә бу диагноз тагын 133 кешегә куелды. 120 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 3 295 026 лаборатор тикшеренү үткәрелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 7 542.
Фото: donday-shakhty.ru
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: