+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
7 июль 2021, 15:05

Бер тәүлектә янә алты гомер өзелде....

Республикада ковид корбаннары көннән-көн арта.

Республикада ковид корбаннары көннән-көн арта.
Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 42545кә җитте. Соңгы тәүлектә бу исемлеккә янә 193 кеше өстәлде.
Әле республика дәваханәләрендә 471 кеше коронавирустан дәвалана. Шуларның 38е авыр хәлдә, биш кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 1758 кеше амбулатор дәвалана.
Бер тәүлектә 234 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 39687.
Кызганычка каршы, республикада ковидтан гомерләр өзелү дәвам итә. Соңгы тәүлектә янә алты якташыбызның дөньядан китүе билгеле булды. Шулай итеп, вафат булучылар саны 629га җитте.
Пневмония дә чигенми әле. Соңгы тәүлектә бу диагноз янә 130 кешегә куелган. 115 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы Башкортстанда яңа коронавирус инфекциясенә 3 304 738 кеше лаборатор тикшеренү үткән.
Фото: https://www.dw.com/ru/vnachale-prostuda-potom-koma-rasskaz-togo-kto-perebolel-kovidom/a-55710210
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: