+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
8 июль 2021, 15:00

"ФАБРИ"да вакциналанырга да мөмкин

Стәрлетамакта вакциналауның өстәмә пункты ачыла.

"ФАБРИ"да вакциналанырга да мөмкин"ФАБРИ"да вакциналанырга да мөмкин
"ФАБРИ"да вакциналанырга да мөмкин
Стәрлетамакта вакциналауның өстәмә пункты ачыла.

12 июль көнне Стәрлетамак шәһәрендәге «ФАБРИ» сәүдә-күңел ачу үзәге бинасында коронавирус инфекциясеннән вакциналауның өстәмә пункты ачылачак. Тере чират тәртибендә барлык теләүчеләр анда Covid-19дан көн саен 11:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр прививка ясата алачак.

Хәзерге вакытта Башкортстанда яңа коронавирус йогышын кисәтү өчен 798 780 доза вакцина кайтартылган. I компонент белән вакциналанучылар саны - 690 763. Вакциналауны тулысынча төгәлләүчеләр 398 921 кеше.

60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең гомум саны 803 736 кеше тәшкил итсә, шуларның 198 217се - беренче, 152 479ы икенче компонент белән вакциналанган.

Республикада барлыгы 184 вакциналау пункты, шул исәптән мобиль пунктлар эше оештырылган. Бүгенге көндә Уфа һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә COVID-19дан вакциналауның тугыз мобиль пункты эшли.

Сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә эш көннәрендә - 11.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә (бәйрәм көннәрен дә кертеп) 10.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр вакциналанырга мөмкин.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас