+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
8 июль 2021, 18:50

Ковид янә алты корбанын алды...

Соңгы тәүлектә янә 196 якташыбызда коронавирус ачыкланды. Башкортстанда ковид йоктыручылар саны 42 мең 741гә җитте.

Ковид янә алты корбанын алды...
Ковид янә алты корбанын алды...

Соңгы тәүлектә янә 196 якташыбызда коронавирус ачыкланды. Башкортстанда ковид йоктыручылар саны 42 мең 741гә җитте.

Әле республика дәваханәләрендә 451 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 35е авыр хәлдә, биш кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 1648 кеше амбулатор дәвалана.
Бер тәүлектә 320 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 40007.

Кызганычка каршы, республикада ковидтан үлем очраклары көннән-көн арта бара. Соңгы тәүлектә явыз инфекция янә алты якташыбызның гомерен алып китте. Шулай итеп, вафат булучылар саны 635кә җитте.

Пневмония очраклары да ачыкланып тора. Соңгы тәүлектә бу диагноз 120 кешегә куелган.

Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 3 313 791 тикшеренү үткәрелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 9 053.

Фото: вести35.рф

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: