“Сәламәт республика —сәламәт төбәк” акциясе башланганнан алып, бу чарага 39 552 кеше җәлеп ителгән. 23 707 тикшерү үткәрелгән, шул исәптән 15 075 флюорография, 8 632 маммография.
1 764 кешенең канында — глюкозаның, 2 527 кешедә холестерин дәрәҗәсе югары булуы ачыкланган, 4 045 кешедә - артык авырлык, 2 823 кешенең тәмәке тартуы теркәлгән.
1 326 социаль яктан әһәмиятле авыру ачыкланган, шул исәптән 226 кешедә - яман шешкә, 180 кешедә - шикәр диабетына, 27 кешедә - туберкулезга, 893 кешедә гипертониягә шик бар, бер кешегә миокард инфаркты диагнозы куелган.
Социаль әһәмиятле авырулар ачыкланган һәм шик туган барлык гражданнар диагнозны ачыклау, дәвалау өчен өстәмә тикшерелүләргә җибәрелгән һәм контрольгә алынган.
Бригадалар үз эшләрен алты районда график буенча дәвам итә.
«Сәламәт республика – сәламәт төбәк» акциясе кысаларында 6 163 кеше вакцинациналануның беренче этабын үткән, шул исәптән 2580 кеше – 60 яшьтән өлкәнрәкләр. Яңа коронавирус инфекциясеннән 2 785 кеше (60 яшьтән өлкәнрәк 1 278 кеше) вакциналануны тулысынча төгәлләгән.
«Сәламәтлек поезды» нда диспансерлау узу өчен язылырга кирәкми – кабул итү «тере чират»тәртибендә алып барыла.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.