+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
9 июль 2021, 17:05

Янә биш якташыбыз ковид корбаны булды...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 42936га җитте. Соңгы тәүлектә бу исемлеккә янә 195 кеше өстәлде.

Янә биш якташыбыз ковид корбаны булды...
Янә биш якташыбыз ковид корбаны булды...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 42936га җитте. Соңгы тәүлектә бу исемлеккә янә 195 кеше өстәлде.

Әле республика дәваханәләрендә 465 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 39ы авыр хәлдә, алты кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 1641 кеше амбулатор дәвалана.
Бер тәүлектә 183 кеше ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 40190.
Бүген тагын биш якташыбызның куркыныч инфекцияне җиңә алмыйча дөньядан китүе билгеле булды. Шулай итеп, республикада коронавирус корбаннары 640ка җитте.
Пневмония очраклары да ачыкланып тора. Соңгы тәүлектә бу диагноз 131 кешегә куеган. 115 кеше пневмонияне җиңгән.
Республикада яңа коронавирус инфекциясенә барлыгы 3 323 540 лаборатор тикшеренү үткәрелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны — 9 749.

Фото: vyazma.readovka67.ru

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: