+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
11 июль 2021, 22:52

Тагын дүрт якташыбызны югалттык

Башкортстанда барлыгы 43 349 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. Шуларның 208е – соңгы тәүлектә.

Тагын дүрт якташыбызны югалттык
Тагын дүрт якташыбызны югалттык

Башкортстанда барлыгы 43 349 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. Шуларның 208е – соңгы тәүлектә.

Стационарларда 491 кеше дәвалана. Шуларның 52се – авыр хәлдә, 9ы – үпкәне ясалма җилләтү җайланмасы астында.

1 821 кеше амбулатор дәвалана.

Соңгы тәүлектә 30 кеше дәваханәдән чыгарылган. Пандемия чорыннан 40 387 кеше дәваханәләрдән дәваланып чыккан.

Соңгы тәүлектә 4 кешенең COVID-19дан вафат булуы теркәлгән. 

Барлыгы 650 кеше вафат булган.

Шушы тәүлектә дәваханәдән тыш пневмония 136 кешедә ачыкланган.

Пневмония белән авыручыларның 126сы дәваханәдән чыгарылган.

 

Фото: iz.ru.

Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас: