+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
12 июль 2021, 15:15

Башкортстан халкының "Спутник V" вакцинасына ышанычы арта

"Спутник V" - республикада прививка ясатучылар арасында иң популяр вакцина. Бу хакта Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны кисәтү һәм аларга каршы көрәш үзәгенең баш табибы, медицина фәннәре кандидаты Рафаэль Яппаров сөйләде.

Башкортстан халкының "Спутник V" вакцинасына ышанычы арта
Башкортстан халкының "Спутник V" вакцинасына ышанычы арта

- Башкортстанга, нигездә, "Спутник V" вакцинасы кайтарыла, ул үзенең нәтиҗәлелеген һәм хәвефсезлеген раслады. Без республика халкының Русия вакцинасына ышаныч дәрәҗәсе көннән-көн югарырак булуын күрәбез. Безнең төбәктә яшәүче җиде йөз меңнән артык кеше вакциналанган инде. Мин үзем дә "Спутник" ясаттым һәм ревакцинация ясатырга җыенам, - дип белдерде баш табиб.

Британиянең "Nature" фәнни журналы да Русия вакцинасын мактаган. Дәрәҗәле басманың бәяләве буенча, "AstraZeneca" һәм "Johnson&Johnson" вакциналарыннан аермалы буларак, "Спутник V" зур нәтиҗәлелекне һәм хәвефсезлекне күрсәтә.

Мәкалә авторы Бьянка Ногради белдерүенчә, башта вакцинаны иртә теркәү (беренче һәм икенче сынаулар нәтиҗәләрен бастырырга бер ай кала), шулай ук уйлап табучылар тестның эшкәртелмәгән тулы мәгълүматына керү мөмкинлеген бирмәгән факт та шик уяткан. III фаза күрсәткәнчә, препаратның нәтиҗәлелеге 91,6 процент тәшкил итә (соңгы мәгълүматларга караганда, ул 97,6 процентка кадәр арткан, «дельта»-штамм белән — 90 процент), бу "AstraZeneca" һәм "Johnson&Johnson" белән чагыштырганда югарырак.

- "Спутник"ка бәяне "Nature" фәнни-популяр журналы гына биреп калмады. Русия вакцинасы хуплавын "The Lancet" — иң танылган, абруйлы медицина журналларының берсе язган, ул катгый фәнни тикшеренүләргә таяна, - дип билгели Рафаэль Яппаров.

Рәсми мәгълүматларга караганда, Башкортстанда сәламәтлек саклау органнарында "Спутник V" вакцинасыннан авыр нәтиҗәләр турында хәбәр килмәгән. Шул ук вакытта республика ковид-госпитальләрендә инфекцияне авыр үткәргән пациентлар арасында COVID-19га каршы вакциналау үткән бер генә кеше дә табылмаган.

- Йөз процент ышаныч белән шуны әйтә алабыз: вакциналау инфекция белән зарарланган очракта да авыруның авыр формасыннан һәм үлем нәтиҗәсеннән саклаячак. Безнең өчен иң мөһиме — күмәк иммунитетка ирешү, — дип ассызыклый белгеч.

Белгечләр сүзләренә караганда, антитәнчекләр булуын белү мотлак түгел. Алар коронавирусның яңа штаммнарыннан сакламый. Хәзерге вакытта илдә эпидемик хәл җитди, шуңа күрә ярты елга кимендә 1 тапкыр прививка ясарга кирәк.

Башкортстанда бүген 184 стационар һәм мобиль вакциналау пункты эшли. 12 июльгә вакцинаның ике компонентын да 420 мең кеше алган.

Фото: grozniy.bezformata.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: