Башкортстанда яшәүче яшь хатын, ирендәге яман шешне дәвалауга ирешә алмагач, ярдәм сорап Путинга мөрәҗәгать иткән.
22 яшьлек Алсу Дәүләткирова һәм 25 яшьлек Рәзиф Буранов күптән түгел генә өйләнешкәннәр. Өч ел шулай бәхетле тормыш кичергәндә иргә "сөяк яман шешенең дүртенче стадиясе" диагнозын куйганнар.
Ир инде 12 химиотерапия, берничә операция һәм хәтта аяк ампутациясен дә кичергән, әмма шеш үсүдән туктамый. Билгеле бер вакытта авыру хәтта чигенгән һәм табиблар ремиссия турында сөйләгән дә булган. Шулай да Рәзифнең аяклары һаман авырта. Ул 2нче Туймазы поликлиникасы терапевтына мөрәҗәгать иткән, анда аңа рентген ясаганнар. Алсу сүзләренчә, сурәттә шеш күренеп торса да, табиб күрсәтмәләре буенча ирне остеоартроздан дәвалаганнар. Нәтиҗәдә, дөрес диагноз куелмау сәбәпле, аяк сөяге сынган. Республика клиник онкология диспансерында иргә шулай ук дәвалау билгеләмәгәннәр.
"Мин авыртуны басуларын сорадым, чөнки безгә морфиннан башка берни дә язмадылар, ә морфин үзе генә беркайчан да ярдәм итми, аңа өстәмә препаратлар кирәк. Уфада да дәваламадылар һәм яңадан Туймазыга кайтарып җибәрделәр. Шуннан башлап ирем көннән-көн ныграк сызлана, - ди хатын.
Алсу сөйләгәнчә, аның ире ай ярым инде авыртудан ыңгыраша, әмма Туймазы үзәк дәваханәсе табиблары ярдәм итми. Шулай ук, кыз Уфа клиникасына мөрәҗәгать иткән, анда табиблар, дәваханәгә ятудан мәгънә юк һәм аның ире исән калмаячак, дип белдергән. Өстәвенә, мондый хөкем карарын табиблар пациентны тикшермичә дә чыгарган. Хәзер Рәзиф Собханкул дәваханәсендә дәвалана.
Яшь хатын булдыра алганча табибларның һәм хөкүмәтнең игътибарын җәлеп итәргә тырыша. Ул хәтта Владимир Путинга мөрәҗәгать тә язган.
Фото: социаль челтәрдән.