+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
12 июль 2021, 15:25

Корбаннар саны 655кә җитте...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 43 мең 564кә җитте. Соңгы тәүлектә бу исемлеккә 215 кеше өстәлде.  

Корбаннар саны 655кә җитте...
Корбаннар саны 655кә җитте...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 43 мең 564кә җитте. Соңгы тәүлектә бу исемлеккә 215 кеше өстәлде.

Әле республика дәваханәләрендә 500 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 48е авыр хәлдә, тугыз кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 2012 кеше амбулатор дәвалана. Бер тәүлектә 10 кеше коронавирустан савыккан. Барлыгы савыгучылар саны — 40397.

Кызганычка каршы, республикада ковид корбаннары көннән-көн арта. Соңгы тәүлектә инфекция янә биш якташыбызның гомерен алып китте. Шулай итеп, вафат булучылар саны 655кә җитте.

Пневмония очраклары да ачыкланып тора. Бер тәүлектә бу диагноз янә 119 кешегә куелган.

Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 3 344 285 лаборатор тикшеренү үткәрелгән.
Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 3 293.

Фото: ptzgovorit.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: