+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
12 июль 2021, 15:40

Стәрлетамакта яңа вакциналау пункты ачылды

Бүген Стәрлетамакның «Фабри» сәүдә үзәгендә яңа вакциналау пункты ачылды. Ул 1нче катта, Элеватор урамы ягыннан кергәндә сулда урнашкан.  

Стәрлетамакта яңа вакциналау пункты ачылды
Стәрлетамакта яңа вакциналау пункты ачылды

Бүген Стәрлетамакның «Фабри» сәүдә үзәгендә яңа вакциналау пункты ачылды. Ул 1нче катта, Элеватор урамы ягыннан кергәндә сулда урнашкан.

Кабинетның эш графигы: дүшәмбе – җомга 11.00дән 20.00гә кадәр, шимбә-якшәмбе 10.00дән 20.00гә кадәр.
Прививканы теләсә кайсы уңайлы вакытта ясатырга була, алдан язылу таләп ителми. Үзең белән паспорт булырга тиеш.

Исегезгә төшерәбез, Стәрлетамак шәһәрендә шулай ук «СитиМолл»сәүдә үзәгендә мобиль пункт эшли. Ачылганнан бирле анда 4 394 кеше беренче һәм 1 488 кеше икенче компонент белән вакциналанган.

Башкортстанда барлыгы 184 вакциналау пункты эшли, шул исәптән мобиль пунктлар. Бүгенге көндә төбәккә коронавирус таралуны кисәтү өчен 850 080 доза вакцина кайтартылган. Беренче компонентны 739 418 граждан (алынган вакциналарның 86,9 проценты), икенчесен 420 793 кеше алган (алынган вакциналарның 49,5 проценты; 1 этаптан 57 проценты).

Covid-19дан вакциналану — авыру йоктырудан яисә авыруның катлаулы формасыннан котылуның бердәнбер ышанычлы ысулы. Бергәләп кенә без пандемияне туктата алабыз!

Фото: Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: