+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
12 июль 2021, 15:45

Төп игътибар — инфекцияне кисәтүгә

Башкортстанда коронавируска каршы киңкүләм вакциналау дәвам итә. Төбәк «Спутник V», «ЭпиВакКорона» һәм «КовиВак» вакциналарының 850 080 дозасын алган да инде.  

Төп игътибар — инфекцияне кисәтүгә
Төп игътибар — инфекцияне кисәтүгә

12 июльгә булган мәгълүматларга караганда, республикада 739 418 кеше беренче компонент белән прививка ясаткан, 420 793 кеше икенче компонент алган. Бу хакта Башкортстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Игорь Засядкин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
Радий Хәбиров узган атнада коронавирус таралу хәвефе белән бәйле югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертүен искә төшерде.

Корбан бәйрәме санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп узачак. Радий Хәбиров дини лидерлар белән барлык оештыру мәсьәләләре буенча сөйләшүләр алып барырга кушты.

Башкортстан Башлыгы шулай ук республика Сәламәтлек саклау министрлыгына вакциналау темпларын шул ук югары дәрәҗәдә сакларга, республикага вакциналар китерү күләмнәрен арттыру буенча федераль үзәк белән активрак хезмәттәшлек итәргә кушты.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров хәбәр иткәнчә, узган атнада төбәкнең 37 эре предприятиесе җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрелгән. Аның нәтиҗәләре буенча прививка ясау кампаниясе темпларын арттыру өчен хезмәт коллективларын дәртләндерүнең төрле ысуллары турында карар кабул ителде.

Радий Хәбиров уку елы башлануның да таулар артында булмавын искә төшерде. Шуңа бәйле рәвештә республика Башлыгы медицина университеты һәм медицина колледжлары студентлары, ординаторлары арасыннан мәктәпләрдә медицина инспекторларының эшен яңартырга тәкъдим итте. Төбәк җитәкчесе аларны әзерләү эшенә керешергә кушты.

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Игорь Засядкин хәбәр иткәнчә, республикада йогышлы авырулар өчен 3 060 урын әзерләнгән. Ирекле койка фонды 15 процент тәшкил итә. Радий Хәбиров буш койкалар запасын тиешле дәрәҗәдә сакларга кушты.

Фото: https://glavarb.ru/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: