+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
13 июль 2021, 11:15

Баймакта һәм Мәсәгутьтә балалар поликлиникалары төзеләчәк

Баймак шәһәрендә һәм Мәсәгуть авылында балалар поликлиникаларыннан тыш, быел республикада сигез капиталь фельдшер-акушерлык пункты һәм ике авыл табиблык амбулаториясе төзелешен башлау планлаштырыла.

Баймакта һәм Мәсәгутьтә балалар поликлиникалары төзеләчәк
Баймакта һәм Мәсәгутьтә балалар поликлиникалары төзеләчәк

Баймак шәһәрендә һәм Мәсәгуть авылында балалар поликлиникаларыннан тыш, быел республикада сигез капиталь фельдшер-акушерлык пункты һәм ике авыл табиблык амбулаториясе төзелешен башлау планлаштырыла.

Муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында Башкортстанга кирәкле сәламәтлек саклау объектлары белән тәэмин ителеш республика Хөкүмәте Президиумы утырышында фикер алышу темасы булды. Утырышны Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров үткәрде.

«Республикада сәламәтлек саклау объектларын төзү буенча системалы эш алып барыла. Учреждениеләр челтәрен ныгыту «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының төбәк проектлары кысаларында да, шулай ук республика адреслы инвестицион программасы исәбенә дә гамәлгә ашырыла», — дип ассызыклады Премьер-министр.

Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә тармак 140 дәүләт учреждениесе тарафыннан тәкъдим ителгән. Быел республика адреслы инвестицион программасы кысаларында 23 объект файдалануга тапшырылган. Шулай ук кыска вакыт эчендә Уфа районында һәм Стәрлетамакта ике клиник-диагностик йогышлы авырулар үзәге төзелде һәм файдалануга тапшырылды.

Быел кардиология үзәген реконструкцияләү, Уфаның 9нчы шәһәр, Г. Куватов исемендәге Республика дәваханәләре поликлиникаларын, Учалы шәһәрендәге хирургия корпусын, Бөредәге балалар һәм өлкәннәр поликлиникасын, шулай ук Чакмагыш авылындагы поликлиниканы төзү буенча эшләр дәвам итә.

«Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне үстерү» проектын тормышка ашыру кысаларында Башкортстанда халык саны 101дән 2000гә кадәр булган торак пунктлар өчен фельдшер-акушерлык пунктларының һәм табиблык амбулаторияләренең модульле конструкцияләрен сатып алу буенча системалы эш алып барыла. Барлыгы быел шундый 97 бина сатып алынган һәм урнаштырылган.

Андрей Назаров билгеләнгән программаны тормышка ашырганда нәтиҗәле ведомствоара бәйленеш булдыруның мөһим булуын билгеләде һәм республиканың Төзелеш, Финанс һәм Икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрлыкларына бу эшкә актив кушылырга һәм муниципалитетларны кирәкле медицина учреждениеләре белән тәэмин итәргә кушты.

Фото: https://pravitelstvorb.ru/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: