+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
13 июль 2021, 18:50

Конгресс-холлда иң эре вакциналау пункты ачыла!

Ничек бүләк отарга?  

Конгресс-холлда иң эре вакциналау пункты ачыла!
Конгресс-холлда иң эре вакциналау пункты ачыла!

Ничек бүләк отарга?

Иртәгә Конгресс-холлның нуленче катында Русиядә иң эре вакциналау үзәкләренең берсе эшли башлаячак.

10 прививка ясау бригадасы ике сменада 8-00дән 20-00гә кадәр эшләячәк. Анда көнгә 1400-1450 кеше вакциналана ала. Кирәк булганда бригадаларның санын арттыру мөмкинлеге бар.

14 июльдән 28 августка кадәр Уфада Конгресс-холлындагы мобиль вакциналау үзәге мәйданчыгында Башкортстан Республикасы шифаханәләренә ике атналык 86 юллама уйнатыла. Анда катнашу өчен вакциналауның яңа пунктында, «Торатау» Конгресс-холлы бинасында (Зәки Вәлиди урамы, 2) прививка ясатырга кирәк. Катнашучыларга уникаль кодлы флаер биреләчәк, аны «Сәламәт Уфа» сайтында теркәргә кирәк булачак.

Призларны уйнату “Вся Уфа” телеканалының туры эфирында өч этапта узачак: 1 этап – 31 июль, 2 этап – 14 август һәм 3 этап – 28 август.
Акциянең оештыручысы — Уфа шәһәренең Иҗтимагый үсеш фонды.

Игътибар итегез, «Сәламәт Уфа» сайты – акциянең промокодларын теркәү өчен бердәнбер сайт. Барлык тулырак мәгълүматны кайнар линия телефоны буенча (8-800-550-02-40) һәм югарыда күрсәтелгән рәсми сайтта белергә мөмкин.

Призлар уйнатуда катнашкан вакциналанучылар турындагы барлык мәгълүматлар конкурс комиссиясе тарафыннан тикшереләчәк.

Исегезгә төшерәбез, коронавирустан вакцина ясатучылар арасында мондый кызыксындыру конкурсы күптән түгел үткәрелде. Кыйммәтле бүләкләр, шул исәптән Уфадагы фатир һәм соңгы модельле 10 смартфон уйнатылды. Җиңүчеләргә барлык бүләкләр дә тапшырылды.

Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдим иткән республика шифаханәләренә 86 юллама уйнату уфалыларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәгенә ышаныч зур.

Призлар уйнату өч этапта «Вся Уфа» телеканалының күчмә студиясендә турыдан-туры вакциналау пункты мәйданчыгында узачак. Анда 18 яшьне узган, Уфада яисә республика территориясендә яшәүче, Конгресс-холлда вакциналанган һәркем катнаша ала.

Фото: finance.rambler.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: