+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
13 июль 2021, 18:10

Вакциналан һәм шифаханәгә юллама от!

Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәктә коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча оператив штаб утырышын үткәрде.

Вакциналан һәм шифаханәгә юллама от!
Вакциналан һәм шифаханәгә юллама от!

Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәктә коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча оператив штаб утырышын үткәрде.

Сәламәтлек саклау министры урынбасары Игорь Засядкин Башкортстанда коронавирустан киңкүләм вакциналау дәвам итүен хәбәр итте. Төбәк «Спутник V», «ЭпиВакКорона» һәм «КовиВак» вакциналарының 854 280 дозасын алган. 13 июльгә булган мәгълүматларга караганда, республикада 751 449 кеше беренче компонент белән прививка ясаткан, икенче компонентны 432 933 кеше алган.

— Иртәгә республикага тагын 95 мең доза вакцина килә, ә атна ахырына кадәр барлыгы 144 мең доза кайтарылачак, – диде Игорь Засядкин.

Прививка ясату кампаниясендә дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, шулай ук ведомство карамагындагы оешмалар хезмәткәрләре актив катнаша. 13 июльгә дәүләт хезмәткәрләренең 68,5 һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең 66,4 проценты беренче компонент белән прививка ясаткан. Иң югары күрсәткеч Башкортстан Башлыгы Хакимиятендә — 85 проценттан артык.

Киңкүләм вакциналануга сәнәгать предприятиеләре дә кушыла. Табиблар бригадалары җитәкчеләрнең заявкалары буенча заводларга һәм фабрикаларга бара. Кайбер предприятиеләрдә вакциналанган хезмәткәрләрне өстәмә түләүләр яисә ял көннәре белән дәртләндерәләр.

— 14 июльдә «Торатау» Конгресс-холлында без Идел буе федераль округында иң эре вакциналау пункты ачабыз, – дип белдерде Уфа хакимияте башлыгы Сергей Греков. – Ул ял һәм бәйрәм көннәрсез 8:00дән 20:00гә кадәр эшләячәк. Анда тәүлек эчендә 1,5 меңгә кадәр кешене вакциналарга әзерләр. Бу пунктка 14 июльдән 28 июльгә кадәр килүчеләр арасында без шифаханәләргә юлламалар һәм кыйммәтле призлар уйнатачакбыз.

– 15 июльдән Уфа бакчачылары үз бакчаларыннан еракка китмичә прививка ясата алачак, - дип өстәде Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе урынбасары Урал Килсенбаев. – Бакчачылар ширкәтләре рәисләре заявкалары буенча чыга торган мобиль төркем эшли башлаячак.

– «Бердәм Русия» волонтерлары үз автомобильләрендә элеккечә өлкән яшьтәге һәм мөмкинлекләре чикле кешеләргә вакциналау пунктына барып җитәргә булыша, ә аннары аларны өйләренә алып кайта, — дип хәбәр итте «Бердәм Русия» партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров. – «Бердәм Русия» колл-үзәге операторлары 9:00дән 18:00гә кадәр 8-800-289-03 телефоны буенча халык мөрәҗәгатьләрен кабул итә.

Радий Хәбиров республика Сәламәтлек саклау министрлыгына прививкалар ясау пунктларында кирәкле күләмдә вакциналар булуны катгый контрольдә тотарга һәм дефицитны булдырмаска кушты.

Фото: https://glavarb.ru/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: