+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
13 июль 2021, 18:40

Янә алты гомер ковидка корбан ителде...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 43 мең 789га җитте. Соңгы тәүлектә бу исемлеккә янә 225 кеше өстәлде.

Янә алты гомер ковидка корбан ителде...
Янә алты гомер ковидка корбан ителде...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 43 мең 789га җитте. Соңгы тәүлектә бу исемлеккә янә 225 кеше өстәлде.

Әле республика дәваханәләрендә 547 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 54е авыр хәлдә, тугыз кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

Авыруны чагыштырмача җиңел үткәрүче 1924 кеше амбулатор дәвалана.
Бер тәүлектә 260 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 40657.

Кызганычка каршы, каһәрле инфекция гомерләрне алып китүен дәвам итә. Соңгы тәүлектә янә алты якташыбызның ковидтан савыга алмыйча дөньядан китүе билгеле булды. Барлыгы республикада коронавирустан өзелгән гомерләр саны 661гә җитте.

Пневмония очраклары да ачыкланып тора. Соңгы тәүлектә бу диагноз тагын 136 кешегә куелган. 126 якташыбыз пневмониядән савыккан.

Республикада яңа коронавирус инфекциясенә барлыгы 3 351 370 лаборатор тикшеренү үткәрелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны — 7 085.

Фото: habarovsk.bezformata.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: