+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
14 июль 2021, 11:30

Елена Малышева: “Вакциналану һәрберебезгә үлмәс өчен кирәк”

Вакциналанудан башка пандемияне туктату өчен башка мөмкинлекләр юк, дип саный телетапшырулар алып баручы Елена Малышева. Бу хакта табиб-терапевт "РБК Уфа" телеканалының «Дело» программасы эфирында хәбәр итте.  

"Вакциналану партиягә һәм хөкүмәткә түгел, Президент һәм Премьер-министрга түгел, ә һәр кешегә үлмәс өчен кирәк. Прививка, беренче чиратта, хәвеф төркемендәге пациентлар өчен мотлак», — диде Елена Малышева.
Аның сүзләренә караганда, киңкүләм вакциналану ике айдан соң — нәкъ көзгә кадәр нәтиҗә бирәчәк.

"Бернинди иллюзияләргә ышанырга кирәкми, кызганычка каршы, бернинди локдауннар да, битлекләр кебек үк, коронавирус инфекциясе таралуны туктатмый. Бу элек тә исбатланган иде, бүген дә заманча пандемия шартларында исбат ителде. Ә локдауннарга килгәндә, бу ун ил тикшеренүләрендә расланды, аларның икесе — Швеция һәм Көньяк Корея — аларны игълан итмәгән иде, ә сигез ил иң авыр локдауннарны игълан итте. Алар арасында Франция, Германия, Италия. Кызганычка каршы, инфекция таралуны бу чаралар туктатмады, вирус башка законнар буенча яши һәм үрчи», — дип билгеләде табиб.

Ул русиялеләрне гомерләрен саклап калу өчен вакциналанырга чакырды.

Шулай ук Елена Малышева 2020 елда пандемия вакытында Башкортстанның Уфа һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә тиз төзелгән ике йогышлы авырулар госпиталенең эш нәтиҗәлелеген билгеләп үтте. Мондый медучреждениеләр киләчәктә дәваханәләр үрнәгенә әверелергә тиеш, дип өстәде ул.

Фото: regpovestka.ru

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: