+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
14 июль 2021, 17:10

Ковид корбаннары 666га җитте...

Соңгы тәүлектә инфекция янә биш якташыбызның гомерен алып китте.  

Ковид корбаннары 666га җитте...
Ковид корбаннары 666га җитте...

Соңгы тәүлектә инфекция янә биш якташыбызның гомерен алып китте.

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 44011гә җитте. Соңгы тәүлектә бу исемлеккә янә 222 кеше өстәлде.

Әле республика дәваханәләрендә 581 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 58е авыр хәлдә, сигез кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 1795 кеше амбулатор дәвалана.
Бер тәүлектә 312 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 40 969.

Кызганычка каршы, көннән-көн безнең республикада да ковид корбаннары саны арта бара. Соңгы тәүлектә бу авырудан янә биш якташыбызның гомере өзелде. Барлыгы вафат булучылар саны 666га җитте.

Пневмония очраклары да ачыкланып тора. Соңгы тәүлектә бу диагноз 133 кешегә куелган, 134 кеше аннан савыккан.

Республикада барлыгы яңа коронавирус инфекциясенә 3 360 858 лаборатор тикшеренү үткәрелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 9 488.

Фото: metr12.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: