+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
14 июль 2021, 11:50

Яңа вакциналау пункты эшен башлады

Бүген Уфада Идел буе федераль округындагы иң зур вакциналау пункты ачылды. Ул «Торатау» Конгресс-холлының нуленче катында урнашкан.  

Яңа вакциналау пункты эшен башлады
Яңа вакциналау пункты эшен башлады

Бүген Уфада Идел буе федераль округындагы иң зур вакциналау пункты ачылды. Ул «Торатау» Конгресс-холлының нуленче катында урнашкан.

Халыкны кызыксындыру максатында вакциналауның яңа мобиль үзәге мәйданында 14 июльдән 28 августка кадәр республика шифаханәләренә юлламалар уйнатылачак. Вакциналанучыларга уникаль кодлы флаер бирелә, аны “Сәламәт Уфа” сайтында теркәргә генә кирәк.

Яңа пунктны күрергә теләп, иртәнге уннар узгач, без дә шул тарафларга юлландык.
Килеп керү белән сакчы янында волонтер каршы алды, температураны үлчәде, кая барырга кирәклекне күрсәтте. Барысы да уңайлы, аңлаешлы, кайсы якка барырга икәне уклар белән күрсәтелеп, язылып куелган. Бераздан икенче волонтер каршыга чыкты. Ул кайда теркәлергә, анкета тутырырга икәнне аңлатырга теләде, ләкин гәзиттән икәнлегебезне белгәч, табибларның кайдалыгын күрсәтте.

Вакциналау пунктының җитәкчесе Руслан Солтанов безнең белән сөйләшеп алырга вакыт тапты.
— Безнең эш графигы иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр, атнасына җиде көн эшләячәкбез, ялларсыз һәм бәйрәм көннәрсез. Вакциналанырга килүчеләрне ун табиб кабул итә, — диде Руслан Закир улы. — Безнең вакциналау пунктының төп бурычы — сәламәтлек саклау учреждениеләренә йөкләнешне киметү, кешеләргә чиратсыз, уңайлы шартларда прививка ясату мөмкинлеге бирү.

— Мин вакцинаның беренче компонентын яшәгән урыным буенча теркәлгән поликлиникада ясаттым. Икенче компонентны бирегә килеп эшләтә аламмы? — дип кызыксынам.
— Эшләтә аласыз. Вакциналанучылар хакындагы барлык мәгълүмат бердәм мәгълүмат системасында теркәлгән. Шунысы бар: бездә әле “Спутник V” вакцинасын гына ясыйлар. Башка вакциналар республика поликлиникаларына таратылган. Бүгенге көндә нәкъ “Спутник V” - иң күп тикшеренүләр үткән, ышанычлы вакцина.

— Биредә икенче генә компонентны ясаткан кеше бүләкләр уйнатуда катнаша аламы?
— Әлбәттә!

— Вакциналануның мөһимлеген ничек аңлатыр идегез?
— Бүгенге көндә бу - коронавирус инфекциясенең таралуын туктатырга сәләтле бердәнбер чара. Кызганычка каршы, кешеләр көннән-көн күбрәк инфекция йоктыра, чирнең авыр төрләре күбәя. Ә вакциналанган кеше хәтта инфекция белән очрашса да авыр чирләмәячәк.

— Пункт бүген ачылды гына әле. Кешеләр килә башлагандыр инде?
— Иртәнге сигездән ике сәгать эчендә йөздән артык кешене кабул иттек инде. Пациентларны ун табиб кабул итә, тикшерә, соңыннан алар прививка ясата. Вакциналангач, 30 минут махсус зонада утырып тора.

Пациентларны кабул итүче табиблар белән дә сөйләшеп алдым. Уфаның беренче поликлиникасы табиблары Светлана Трусова һәм Диана Чушкина һәр килгән кешегә игътибарлылык күрсәтә, хәлен сораша, кан басымын үлчи, сатурацияне тикшерә.

— Кешеләр прививка ясатырга аңлы рәвештә килә. Араларында шикләнүче, куркучылар юк. Халыкның үз сәламәтлегенә җитди каравы сөендерә, — ди табиблар.

— Яңа вакциналау пункты ачылуын ишеткәч тә бирегә прививка ясатырга килдем, — ди Уфада яшәүче Алинә Низамова. — Флаерлы буласым, бүләкләр уйнатуда катнашасым, шифаханәгә юллама отасым килә!

Яңа вакциналау пункты көненә 1400-1450 кешене кабул итүгә исәпләнгән. Кирәк булган очракта бригадалар саны арттырылырга да мөмкин.

Вакциналанучылар арасында призларны уйнату “Вся Уфа” телеканалының туры эфирында өч этапта узачак: 1 этап – 31 июль, 2 этап – 14 август һәм 3 этап – 28 август. Акциянең оештыручысы — Уфа шәһәренең Иҗтимагый үсеш фонды.

Игътибар итегез, «Сәламәт Уфа» сайты – акциянең промокодларын теркәү өчен бердәнбер сайт. Барлык тулырак мәгълүматны "кайнар линия" телефоны буенча (8-800-550-02-40) һәм югарыда күрсәтелгән рәсми сайтта белергә мөмкин. Призлар уйнатуда катнашкан вакциналанучылар турындагы барлык мәгълүматлар конкурс комиссиясе тарафыннан тикшереләчәк.

Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдим иткән республика шифаханәләренә 86 юллама уйнату уфалыларны бирегә җәлеп итәчәгенә ышаныч зур.

Фото: Ләйсән Якупова.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: