+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
14 июль 2021, 17:25

Заман зәхмәтеннән күмәк иммунитет коткарачак!

Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә әһәмиятле пост урнаштырган.

Заман зәхмәтеннән күмәк иммунитет коткарачак!
Заман зәхмәтеннән күмәк иммунитет коткарачак!

Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә әһәмиятле пост урнаштырган.

“Уфаның «Торатау» Конгресс-холлы мәйданчыгында Идел буе федераль округындагы иң эре вакциналау пункты ачылды. Биредә бер үк вакытта ике сменада 10 прививкалау бригадасы эшли – 8.00дән 20.00 сәгатькә кадәр. Көн саен анда 1450гә кадәр кеше вакциналаныр дип көтелә.

Республикада вакциналау темплары начар түгел, көн саен без 20-25 мең кешегә прививка ясыйбыз. Күмәк иммунитет формалаштыру һәм бу афәттән тизрәк котылу өчен безгә тагын 1,2 миллион кешегә прививка ясатырга кирәк.

Бүген Башкортстанга өстәмә рәвештә тагын 95 400 доза вакцина кайтты һәм без инде Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы белән алдагы партияләр турында килешәбез. Бөтен ил хәзер коронавирус инфекциясенең «өченче дулкыны»н кичерә, белгечләр, вакциналану гына якыннарыбызның гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк, дип кисәтә. Үзегезне саклагыз!” —дип язган төбәк җитәкчесе.

14 июльдән 28 августка кадәр яңа мобиль үзәктә вакциналанучылар республика шифаханәләренә ике атналык 86 юллама уйнатуда катнаша ала. Вакциналау вакытында «Сәламәт Уфа» сайтында теркәлергә һәм уникаль кодлы флаер алырга кирәк.

Призлар уйнату «Вся Уфа» телеканалының күчмә студиясенең туры эфирында вакциналау мәйданчыгында өч этапта узачак: 31 июльдә, 14 һәм 28 августларда. Барлык тулырак мәгълүматны 8-800-550-02-40 кайнар элемтә телефоны һәм «Сәламәт Уфа» сайтында белергә мөмкин.

Фото: vk.com/wall413272232_654386

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: