+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
15 июль 2021, 15:55

Бакчачыларга уңайлы вакциналану шартлары булачак

14 июльдән җәйне үз бакчаларында үткәрүче уфалылар өчен мобиль вакциналау пунктлары эшли башлады.  

Бакчачыларга уңайлы вакциналану шартлары булачак
Бакчачыларга уңайлы вакциналану шартлары булачак

Бу эшкә старт Дим кордонында бирелде, анда коммерцияле булмаган 20 бакчачылык ширкәте урнашкан. Аларда сигез меңгә якын кеше яши. Вакциналау пункты иртәнге сәгать 10нан кичке 8гә кадәр биредә һәркемгә билгеле булган азык-төлек кибете янында эшли.

Халыкны Дим районы дәваханәсе хезмәткәрләре вакциналый. Яшәү урынына бәйсез рәвештә барлык теләүчеләрне кабул итәләр. Моның өчен алдан язылу кирәк түгел. Шәхесне раслаучы документ булу да җитә.

16 июльдә күчмә вакциналау пункты Орджоникидзе районы территориясендә эшли башлаячак. Башта медиклар 10нчы «Пчелка» бакчачылыгында, азык-төлек кибете янында булачак. Анда 17.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр прививка ясарга мөмкин булачак.

17 июльдә пункт "3нче Трест БНЗС» бакчачылыгына керү урынына күчәчәк. Анда ул 12.00дән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Ә инде 18 июльдә вакциналанырга өлгермәгән кешеләр Уфа шәһәрендә Олег Кошевой урамы, 38 адресы буенча урнашкан мобиль пунктны таба ала. Эш вакыты: 10.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр. Барлык вакциналанучыларны күңелле бүләк көтә.

Уфа шәһәренең башка районнарында мобиль пунктларның эш графигы Уфа шәһәре хакимияте сайтында урнаштырылачак.

Фото: https://ufacity.info/press/news/412759.html

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: