Уфада шәхси "Новошкола" мәктәбе уку елы башланганчы бөтен коллективның вакциналануын мотлак таләп итеп куйган.
Штатта 50 кеше. Уку йорты директоры Ирина Киекбаева аңлатуынча, бу укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре, укучылар һәм ата-аналар мәнфәгатьләрендә эшләнә.
«Башка мәктәпләрдәге кебек үк, без эпидемиягә каршы бик күп чаралар уздырдык — температура үлчәү, битлек режимы, дистанция, рециркуляторлар. Тик чын саклануны вакциналау гына бирәчәк. Белем бирү процессы хәвефсез мохиттә узарга тиеш. Шуңа күрә без мондый карар кабул иттек. Укытучылар — җаваплы һәм аңлы кешеләр, бездә ковидны яисә прививкаларны инкарь итүчеләр юк. Безнең педагогларның күбесе бу карарны хуплый һәм 1 сентябрьгә кадәр вакциналанырга планлаштыра.
Без вакциналанырга каршылыкларны ачыклау өчен медицина тикшеренүе дә уздырдык, андыйлар юк. Шулай итеп, бездә, медицина чикләүләреннән тыш, йөз процент хезмәткәр вакциналаначак", - диде директор.
Ирина Киекбаева хәбәр итүенчә, хезмәткәрләрне вакциналау турындагы боерык прививкаларның Дәүләт календаре нигезендә чыгарылган, анда агымдагы елның февралендә коронавируска каршы прививка кертелгән.
Фото: senatinform.ru