+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
15 июль 2021, 15:50

Янә биш якташыбыз ковидтан савыга алмады...

15 июльгә республикада коронавирус йоктыручылар саны 44 мең 242гә җитте. Соңгы тәүлектә аларга янә 231 кеше өстәлде.

Үткән тәүлектә 191 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 41 160. Әле республика дәваханәләрендә 559 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 58е авыр хәлдә, 11 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 1852 кеше амбулатор дәвалана.

Кызганычка каршы, республикада ковид корбаннары көннән-көн арта. Соңгы тәүлектә Башкортстанда янә биш кешенең коронавирустан савыга алмыйча дөньядан китүе билгеле булды. Барлыгы коронавирустан вафат булучылар саны 671гә җитте.

Пневмония очраклары да ачыклануын дәвам итә. Бер тәүлектә бу диагноз тагын 137 кешегә куелган, 128 кеше аннан савыккан.

Республикада барлыгы яңа коронавирус инфекциясенә 3 371 351 лаборатор тикшеренү үткәргән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 10 493.

Фото: 86online.ru

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: