+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
15 июль 2021, 14:00

Яшьләр ковидны авыр кичерә башлады...

Бу хакта Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белдерде.

Яшьләр ковидны авыр кичерә башлады...
Яшьләр ковидны авыр кичерә башлады...
Бу хакта Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белдерде.

Яңа штаммнар аркасында 18-30 яшьлек кешеләр коронавирусны авыр кичерә башлаган. Яшьләргә дә башкалар белән беррәттән вакциналану һәм ревакциналану узарга кирәк, дип саный Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

“Бүген, яңа штаммнар барлыкка килү сәбәпле, белгечләр авыру картинасының үзгәрүе турында белдерә. Хәзер коронавирус инфекциясе өлкән яшьтәге кешеләргә генә түгел, яшьләргә дә куркыныч тудыра.18-30 яшьлекләр вирусны авыр кичерә башлады. Шуңа күрә алар да башкалар белән беррәттән вакциналану һәм ревакциналану узарга тиеш”, — дип белдерә министр.

 
Фото: golishmanovo.bezformata.com

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: