+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
15 июль 2021, 11:10

Үзеңне ышанычлы хис итим, дисәң — вакциналан!

Республика предприятеләрендә вакциналау эше актив бара. Мәсәлән, “ОДК-УМПО” предприятиесендә коронавирустан вакциналау гыйнварда ук башланган.  

Үзеңне ышанычлы хис итим, дисәң — вакциналан!
Үзеңне ышанычлы хис итим, дисәң — вакциналан!

Республика предприятеләрендә вакциналау эше актив бара. Мәсәлән, “ОДК-УМПО” предприятиесендә коронавирустан вакциналау гыйнварда ук башланган.

15 июльгә предприятиедә 7398 кеше вакциналанган. Бу барлык хезмәткәрләр күләменең 30 процентын тәшкил итә. Корпоратив коммуникацияләр идарәсе җитәкчесе Ольга Копцева әйтүенчә, алар бу күрсәткечне 60 процентка җиткерергә планлаштыра. Предприятиедә коллектив иммунитетка ирешү өчен моның мотлак икәнен билгелиләр.

Биредә вакциналау өч пунктта оештырылган. Аларның икесе - завод территориясендә, берсе 13нче шәһәр дәваханәсенең 1нче поликлиникасында, завод янында урнашкан.

Предприятиедә вакциналанган хезмәткәрләрне дәртләндерү чаралары да оештырылган. Беренче компонентны эшләткәннән соң кешегә бер көн түләүле ял бирелә. Ике компонентны да эшләтеп, вакциналауны тәмамлаган хезмәткәрләрнең отпускына бер көн өстәлә. Июльдә тагын бер кызыксындыру чарасын оештырганнар — бу ай эчендә прививка ясатканнар смартфоннар уйнатуда катнаша.

Моннан тыш, заводта югары әзерлек режимы да саклана — социаль дистанция, термометрия, кулларны антисептик белән эшкәртү, битлек кию кебек таләпләр катгый үтәлә. Аларның үтәлешен антиковид инспекторлары тикшерә. Әйтергә кирәк, биредә иң беренчеләрдән булып антиковид инспекторлары эшли башлаган.

Ольга Валериевна әйтүенчә, предприятиегә өч вакцина да кайтарыла. “Спутник V” белән вакциналанучылар күбрәк, чөнки ул иртәрәк кулланылышка чыкты һәм яхшырак тикшерелгән.

— Минем үземне дә, якыннарымны да, эшләгән коллективны да куркыныч чирдән саклыйсым килә, шуңа вакциналандым. Хәзер үземне эштә дә, өйдә дә, ялда да ышанычлы хис итәм, — ди предприятиенең баш диспетчеры Яков Вечеров.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: биредә беренчеләрдән булып предприятие директоры үзе һәм барлык җитәкчелек прививка ясатып, хезмәткәрләргә үрнәк күрсәткән.

Фото: “ОДК-УМПО”ның матбугат хезмәте

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: