+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
16 июль 2021, 18:09

"Сәламәт республика" һәр районны колачлаячак

Акциядә төрле табиб-белгечләр катнаша.

"Сәламәт республика" һәр районны колачлаячак
"Сәламәт республика" һәр районны колачлаячак

"Сәламәт республика - сәламәт төбәк" акциясендә күчмә Сәламәтлек үзәкләре һәм ФАПлар, флюорографлар һәм маммографлар, Г. Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең диагностика үзәкләре һәм Республика кардиология үзәге, Республика стоматология поликлиникасы модуле катнаша.

Табиб-белгечләр бригадалары составына терапевт, хирург, акушер-гинеколог, онколог, кардиолог, офтальмолог, уролог, невролог, стоматолог, эндокринолог һәм башкалар керде.

“Сәламәт республика” акциясе барышында республиканың барлык районнарын да колачлаячаклар: авыл халкы белгечләрдән консультация алачак, медицина тикшеренүе узачак һәм беренчел медицина ярдәме алачак.

Акция үткәрелә башлаганнан бирле бүгенге көнгә кадәр 43 815 кеше тикшеренү үткән. 25 715 тикшеренү уздырылган, шул исәптән 16 231 кеше - флюорография, 9 484 кеше маммография үткән.

1 867 гражданның канында глюкозаның югары дәрәҗәсе ачыкланган, 2 637 кешедә холестерин күп булуы билгеле булган, 1 414 кешедә социаль әһәмиятле авыру ачыкланган.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: