Үткән тәүлектә 154 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 41 570. Әле республика дәваханәләрендә 571 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 58е авыр хәлдә, 10 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 1902 кеше амбулатор дәвалана.
Кызганычка каршы, республикада ковид корбаннары көннән-көн арта. Соңгы тәүлектә Башкортстанда янә 6 кешенең коронавирустан савыга алмыйча дөньядан китүе билгеле булды. Барлыгы коронавирустан вафат булучылар саны 683кә җитте.
Пневмония очраклары да ачыклануын дәвам итә. Бер тәүлектә бу диагноз тагын 138 кешегә куелган, 132 кеше аннан савыккан.