-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
20 июль 2021, 16:35

Ковид корбаннары 700гә җитте...

20 июльгә республикада коронавирус йоктыручылар саны 45 мең 471гә җитте. Соңгы тәүлектә аларга янә 250 кеше өстәлде.

Ковид корбаннары 700гә җитте...
Ковид корбаннары 700гә җитте...


Үткән тәүлектә 202 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 41 948. Әле республика дәваханәләрендә 661 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 75е авыр хәлдә, 9 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 2162 кеше амбулатор дәвалана.

Кызганычка каршы, республикада ковид корбаннары көннән-көн арта. Соңгы тәүлектә Башкортстанда янә 6 кешенең коронавирустан савыга алмыйча дөньядан китүе билгеле булды. Барлыгы коронавирустан вафат булучылар саны 700гә җитте.

Пневмония очраклары да ачыклануын дәвам итә. Бер тәүлектә бу диагноз тагын 135 кешегә куелган, 109 кеше аннан савыккан.

Фото: Фото: metr12.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас в