+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
21 июль 2021, 15:46

Хезмәткәрләрнең 65 проценты COVID-19дан вакциналанган

Башкортстан Республикасында Саклык банкы хезмәткәрләренең 65 проценттан артыгы яңа коронавирус инфекциясенә каршы прививкалар ясаткан. Вакциналау коллективны һәм банк клиентларын яклау өчен COVID-19 таралуын булдырмау буенча профилактик эшнең дәвамы булды.

Хезмәткәрләрнең 65 проценты COVID-19дан вакциналанган
Хезмәткәрләрнең 65 проценты COVID-19дан вакциналанган

Азамат Салихов, Саклык банкының Башкортстан бүлеге идарәчесе вазыйфасын башкаручы:

– Безнең өчен хезмәткәрләрнең һәм клиентларның сәламәтлеге – ул төп приоритет. Беренче чиратта без офисларда халык белән турыдан-туры эшләүче белгечләргә вакцина ясатырга тырыштык. Персоналны вакциналаштыруны без атна саен уздырабыз һәм бу процессны мөмкин кадәр уңайлы итеп оештырырга тырышабыз, хезмәткәрләр прививкаларны банк бүлекчәләрендә үк ясата ала.

Саклык банкы клиентларның һәм персоналның иминлеген максималь тәэмин итү өчен барлык кирәкле чараларны күрә. Хезмәткәрләр хезмәт күрсәтүне бары тик шәхси саклану чараларында гына алып бара, залларда дистанцияне үтәү буенча күрсәтмә урнаштырылган, ә барлык өслекләр дезинфекция чаралары белән даими эшкәртелә.

Фото: "ВКонтакте"

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: