+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
22 июль 2021, 21:13

ФАПлар саны тагын да арткан

2019 елдагы белән чагыштырганда, бу сан өч тапкыр зуррак.

ФАПлар саны тагын да арткан
ФАПлар саны тагын да арткан

Былтыр Башкортстанда модульле 79 фельдшер-акушерлык пункты (ФАПлар) һәм 3 авыл табиблык амбулаториясе сатып алганнар, бу, 2019 елдагыга караганда, өч мәртәбә күбрәк. Алар «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының «Беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү системасын үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында урнаштырыла.

- Беренчел медицина-санитария ярдәмен үстерү үлем очракларын киметү һәм халык сәламәтлегенең гомум торышын яхшырту өчен нигез булып тора, - ди республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова.

- Башкортстан 2 мең ФАПны саклап калды, 2019 һәм 2020 елларда аларны этаплап алмаштырдылар, ремонтладылар һәм төзеделәр. Башлангыч звенога ике ел эчендә 900 берәмлеккә якын җиһаз кайтартылган, бу муниципальара үзәкләр структурасын (медицина ярдәме күрсәтүнең икенче дәрәҗәсе) үстерергә мөмкинлек биргән, авыл халкына, травматология һәм офтальмологик амбулатор һәм стационар, шул исәптән югары технологияле медицина ярдәмен күрсәтүне дә кертеп, якынайткан. 100 кешедән кимрәк кеше яшәүче торак пунктларда 52 мобиль медицина бригадасы беренчел ярдәм күрсәтә, шул исәптән күчмә медицина комплексларын кулланып. 100дән 300гә кадәр кеше яшәүче торак пунктларда да медицина ярдәме каралган. 300дән артык кеше булган торак пунктларда яшәүчеләр медицина ярдәменнән файдалана алырлык ФАПлар, гомум табиблык практикасы үзәкләре (бүлекчәләре) һәм табиблык амбулаторияләре белән тәэмин ителә.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: