+23 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
22 июль 2021, 15:49

Табибка барасы да юк - үзе килә

"Сәламәтлек поездлары" Башкортстан буенча йөрүен туктатмый. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдә хәбәр итә.

Табибка барасы да юк - үзе килә
Табибка барасы да юк - үзе килә
"Сәламәтлек поездлары" Башкортстан буенча йөрүен туктатмый. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдә хәбәр итә.

"Бу көннәрдә иң яхшы табиблар Благовещен, Мәчетле, Бәләбәй, Стәрлетамак һәм Бөрҗән районнары халкын тикшерәчәк, - дип язган ул. - Кабул итүне терапевт, хирург, акушер-гинеколог, онколог, кардиолог, офтальмолог, уролог, невролог, стоматолог, эндокринолог һәм башка белгечләр алып бара. Алар бөтен республика буенча 43 меңнән артык кешене кабул итте инде, диагностика арытаба да дәвам итә.

Белгечләр куркыныч авырулар – онкология, диабет, туберкулез, йөрәк-кан тамырлары патологиясен дә ачыклаган. Иң мөһиме - вакытында. Иртә стадияләрдә дәвалану гомерне саклап калырга мөмкинлек бирә.

Авыл халкы әйтүенчә, хуҗалык эшләре шәһәр дәваханәләренә барып йөрергә мөмкинлекне чикли, шуңа күрә аларның сәламәтлеген тикшерү сирәгәя. Шуңа күрә "Сәламәтлек поезды" килү бик урынлы, ул халыкны кабул итәргә һәрвакыт әзер".

Акция 8 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу атнага расписаниене түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин: https://health.bashkortostan.ru/presscenter/news/3819 к.

Фото: "ВКонтакте"

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: