-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
22 июль 2021, 16:02

Вакциналауда да бердәмлек яхшы

Уфаның «Гидравлика» предприятиесендә эшләүчеләр күпләп прививка ясатты.

Вакциналауда да бердәмлек яхшы
Вакциналауда да бердәмлек яхшы
Уфаның «Гидравлика» предприятиесендә эшләүчеләр күпләп прививка ясатты.

Биредә иммунлаштыру үзләренең сәламәтлек саклау пунктында уза.

Завод персоналы буенча идарә башлыгы Ольга Бондаренко: "Хәзерге вакытка "Гидравлика"ның меңнән артык хезмәткәре прививка ясатты. Безнең төп бурыч - Сәламәтлек саклау пункты базасында хезмәткәрләрнең сәламәтлеген контрольдә тоту. Без, һичшиксез, прививкадан соң да аларны тикшереп торачакбыз. Вакциналау яхшы, актив уза, хезмәткәрләр якыннарының сәламәтлеге мөһимлеген аңлый, шуңа күрә без нинди дә булса тискәре моментларны күрмибез», - ди.

Бер көндә үзәкләштерелгән вакциналау 60тан 100гә кадәр кешене прививка белән тәэмин итә ала. 51нче поликлиника медиклары монда вакциналау үткәрү өчен махсус килә: биредә «Гидравлика» хезмәткәрләрен карыйлар, прививка ясыйлар һәм шунда ук тиешле сертификат бирәләр.

Поликлиниканың баш табибы урынбасары Вадим Әсәдуллин сүзләренә караганда, үз учреждениесеннән чыгып, башка урында эшләү медиклар өчен әллә ни кыенлык тудырмый.

Сәламәтлек саклау пунктында күчмә вакциналауның бүгенге көнгә төп максаты – күмәк иммунитетка тизрәк ирешү.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: