+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
23 июль 2021, 12:10

Идел буеның иң эре вакциналау пунктында эш кызу бара

Конгресс-холлда урнашкан вакциналау пунктында 5 көн эчендә якынча 1,9 мең кеше прививка ясатты.

Идел буеның иң эре вакциналау пунктында эш кызу бара
Идел буеның иң эре вакциналау пунктында эш кызу бара

"Республиканың 1865 кешесе Конгресс-холлда урнашкан Идел буе федераль округындагы иң эре вакциналау пунктында соңгы 5 көн эчендә COVID-19дан прививка ясатты", - дип хәбәр итте Уфаның «Хозрасчетная поликлиника»сы баш табибы Руслан Солтанов. Шулардан беренче компонентны - 1395, икенче компонентны 470 кеше ясаткан. Арада 60 яшьтән өлкәнрәкләр - 215 кеше.

Эшкә 20 табиб-шәфкать туташлары, 12 волонтер һәм 20 регистратор җәлеп ителгән. Вакциналау пункты көнгә 1,5 меңгә кадәр кешене кабул итәргә сәләтле. Анда "Гам-Ковид-Вак" (Спутник V) вакцинасы кулланыла.

Биредә вакциналаштырылган барлык кешеләргә республика шифаханәләренә юлламалар уйнатуда катнашу өчен флаерлар тапшырыла. Барлыгы 14 көнлек сроклы 86 юллама уйнатылачак.

Конгресс-холлда республиканың элекке ЮХХДИ башлыгы да вакцина ясатты. Бу инде өченче прививка – узган елның октябрендә Динар Гыйльметдинов вакцинаның ике компонентын да ясаткан булган инде.

«Мин вакцина ясаттым, барлык туганнарым да, шул исәптән өлкән яшьтәге әни дә прививка ясатты. Һәм мин барысын да прививка ясатырга чакырам. Якыннарың белән хәвефсез очрашу, яки бер-береңне зарарламас өчен прививкалар ясатырга кирәк", - диде Башкортстан Республикасының элекке Баш дәүләт автоинспекторы, отставкадагы полиция полковнигы Динар Гыйльметдинов.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Конгресс-холлдагы вакциналаштыру пунктына бер үк вакытта 100 кеше прививка ясатырга килгән иде. Алар барысы да Уфаның Дим районы предприятиеләре вәкилләре иде.

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: