-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
23 июль 2021, 16:25

Коронавирус чигенергә уйламый!

23 июльгә республикада коронавирус йоктыручылар саны 46 мең 211гә җитте. Соңгы тәүлектә аларга янә 245 кеше өстәлде.

Коронавирус чигенергә уйламый!
Коронавирус чигенергә уйламый!


Үткән тәүлектә 317 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 42 701. Әле республика дәваханәләрендә 668 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 64е авыр хәлдә, 8 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 2125 кеше амбулатор дәвалана.

Кызганычка каршы, республикада ковид корбаннары көннән-көн арта. Соңгы тәүлектә Башкортстанда янә 5 кешенең коронавирустан савыга алмыйча дөньядан китүе билгеле булды. Барлыгы коронавирустан вафат булучылар саны 717гә җитте.

Пневмония очраклары да ачыклануын дәвам итә. Бер тәүлектә бу диагноз тагын 137 кешегә куелган, 124 кеше аннан савыккан.

Республикага 1 миллион 31 мең 680 доза вакцина кайтарылган. Беренче компонент белән - 852 096, икенче компонент белән 545764 кеше вакциналанган.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: