+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
23 июль 2021, 18:55

"Кызыл зона" табиблары эшкә таксида йөри

Бердәм Волонтерлар штабы волонтерлары "кызыл зона" табибларын эшкә таксида алып бара.

"Кызыл зона" табиблары эшкә таксида йөри
"Кызыл зона" табиблары эшкә таксида йөри


"Такси. Хәстәрлек" волонтерлары Уфа районының Зубово авылында урнашкан клиник-диагностик йогышлы үзәкнең "кызыл зона" табибларын эшкә алып баралар. Медицина хезмәткәрләрен алып бару "йорт - эш - йорт" маршруты буенча башкарыла.

Клиник-диагностик йогышлы авырулар үзәгенең табиб-инфекционисты Валентина Харченко билгеләп үткәнчә, эшкә мондый уңайлы юл пациент файдасына сарыф ителгән энергияне саклап калырга мөмкинлек бирә.
«Хәзер, чыннан да, авырулар күп, алар арасында вакциналанганнар аз. Вакциналау курсы узган пациентлар авыруны җиңелрәк кичерә", - дип аңлатты Валентина Харченко.

Волонтерлар хезмәтен аларның хәстәрлеген үз җилкәләрендә кичергән башка медиклар да югары бәяли.

«Мондый кешеләр булганда тыныч күңел белән эшкә чыгасың, вакытында барып җитәсең. Иртәнге сәгать 8гә эшкә, кич белән өйгә кайтуы бик авыр. Без, гомумән, ковидка бәйле хәлгә битараф булмаган волонтерларга зур рәхмәтле", - ди табиб-инфекционист Екатерина Ратищева.

Бердәм Волонтерлар штабы колл-үзәге модераторы Гөлшат Мөхәммәтшина бүгенге көндә волонтерлар сафында республиканың 8000нән артык кешесе булуын сөйләде. Пандемиянең беренче көннәреннән үк активистлар кешеләргә булыша. Алар өлкәннәргә азык-төлек һәм даруларны өйләренә илтеп тапшыра, вакциналаштыру пунктларына алып бара, табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерүдә дә катнашалар. Яз көне, мәсәлән, алар су басудан зыян күргәннәргә «Стоп, затоп» акциясе кысаларында ярдәм күрсәткән.

Ә июнь азагында, республиканың берничә районы көчле җилдән зыян күргәч, урыннарга барып, көчле җил салган эыяннарны бетерергә булыштылар. "Такси. Хәстәрлек" программасы шулай ук табиблар бригадасын вакциналаштыру пунктларына да китерә.

«Безнең барыбызның да гаиләләре бар, һәм беренче вакытта куркыныч иде, бигрәк тә ковид-госпитальләргә бару, әмма без «кызыл зона» табибларына һәм башка медикларга ярдәм кирәклеген аңлыйбыз. Мондый изге эшләргә алынучы волонтерларның саны даими рәвештә артуы сөендерә", - диде Гөлшат Мөхәммәтшина.

Исегезгә төшерәбез, " Такси. Хәстәрлек" 2020 елның декабреннән апрельгә кадәр такси операторлары һәм волонтерлар көче белән ковид-госпитальләрдә эшләүче 39 меңгә якын табибны китерү, шул исәптән Яңа ел бәйрәмнәрендә 3,3 мең тапкыр чыгу гамәлгә ашырылды. Китерү шәхси транспорты булмаган 408 табиб өчен оештырылган иде. Акция июль аенда халыкны актив вакциналаштыру һәм авырулар санының артуы белән бәйле рәвештә үз эшен янә башлап җибәрде.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: