Республиканың оператив штабы хәбәр иткәнчә, соңгы тәүлек эчендә күрсәткечләр үзгәрде.
Башкортстанда коронавирус пандемиясе чорында 46 460 зарарлану очрагы теркәлгән, шул исәптән тәүлек эчендә 249 яңа очрак билгеләнгән.
43 004 кеше сәламәтләнгән, тәүлек эчендә 303 пациент дәваханәдән чыккан.
Үлем очраклары янә артты. Коронавирустан тәүлек эчендә 6 пациент үлгән, республикада гомумән 723 кеше һәлак булган