Дәүләт башлыгы шулай ук вакциналау уңаеннан гражданнарда килеп туган сорауларга “җентекле һәм квалификацияле аңлатма бирергә кирәк”, дип өстәде.
Владимир Путин ассызыклавынча, кешеләр күпчелек очракта прививка кирәклеген аңлый.
Президент 2021 елның җәе Русия өчен коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә чираттагы сынау булды, диде.
“Бу җәй безнең өчен коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә дә чираттагы сынау булды. Күрүебезчә, бар да җиңел генә түгел. Кешеләрнең арыганлыгы аңлашыла”, – диде ул.