Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы республикада коронавирус буенча соңгы мәгълүматларны китерде.
Соңгы тәүлектә янә 248 кеше вирус йоктырган. Барлыгы исә 46 708 кешедә ковид-19 диагностикаланган.
Кызганычка каршы, үлүчеләр саны арта - бер тәүлек эчендә тагын алты кешенең гомере өзелде. Шулай итеп, әлеге авырудан барлыгы 729 кеше вафат булды. Соңгы тәүлектә 99 пациент савыккан, барлыгы вирустан 43 103 кеше савыккан. Шул ук вакытта, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин билгеләп үткәнчә, көн саен республикада 24 меңнән артык кеше коронавирустан прививка ясата.
Республикага Covid-19дан 1 031 680 доза вакцина кайтарылган. Беренче компонент белән 869 574 кеше (килгән вакциналарның 84,2 проценты) вакциналанган. Икенче компонент белән - 571 724 кеше. Тәүлек эчендә 13 348 кеше вакцина алган.
Фото: gazeta.ru